FIFA 2026 киберфутбол турниры

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

31 май көнне "Каеф" яшьләр үзәгендә FIFA 2026 киберфутбол турниры узды. Турнирда 24 киберспортчы катнашты. 5 сәгать дәвамында кызу матчлар барды, аларның нәтиҗәләре буенча ярымфинал парлары билгеләнде, аларда Гайбадуллин Разил һәм Фәхуртдинов Айдар, шулай ук бертуган Кәримуллиннар Илфан һәм Илдан очраштылар. Айдар белән Илфан үз матчларында җиңеп, финалда очраштылар, анда Фәхуртдинов Айдар җиңү яулады. Өченче урын өчен матчта Кәримуллин Илдан көчлерәк булып чыкты. Шул рәвешле призерлар өчлеге болай күренә:
1 урын Фәхуртдинов Айдар 
2 урын Кәримуллин Илфан
3 урын Кәримуллин Илдан. 
Исегезгә төшерәбез, киләсе турнир 6 июньдә Байлар Сабасында "Сабантуй" бәйрәмендә узачак. Турнир 12:00 дә үзәк мәйдан капкасы янында башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International