Вечер для молодежи «Поющая гитара»

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Яшьлек -иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм максатларны тормышка ашыру вакыты. 31 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Җырлый торган гитара»дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Учактагы утны , күмерне кузгалту, кружкадагы тәмле чәй исен, гитара астында җырланылган тыныч тавышны компьютерда «модельләштерергә» мөмкин түгел. Шуңа күрә ,без моңа гитара астында искиткеч җырлар җырлаучы дусларыбызның тавышын ишетергә кирәк булу сәбәпле генә җөрьәт иттек. Чарада катнашучылар гитара тарихы, аның популярлыгы, шагыйрь һәм язучыларның аңа карата мөнәсәбәте турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, Бөек гитарада уйнаучыларны һәм заманча җыр башкаручыларны искә төшерделәр. Балалар үзләре гитара астында җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Учакта әзерләнгән бәрәңге белән сыйландылар. Чара күңелле, дустанә һәм җылы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International