28 нче апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нуруллина Өммөгөлсем Гарифулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гарипов И. Р., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм “Саба” ҖЧҖ Мичән бүлекчәсе мөдире Шаймарданов Р.Р. котлап, бүләкләр тапшырдылар. Аның киләчәктә дә хөрмәт һәм ихтирам белән яшәвен телибез.