2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Инициативаның максаты-территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшырту һәм республика торак пунктларының һәм автомобиль юлларының чисталыгын тәэмин итү.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлеге предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларында өмәләр дәвам итә. Тимершык урта мәктәбе укучылары авылыбызны чистарак һәм матуррак итү максаты белән җыелдылар. Тырма, чүп капчыклары һәм яхшы кәеф белән коралланып, алар территорияләрне җыештырырга чыктылар.
Өмә вакытында укучылар территорияне чүп-чардан чистартып кына калмадылар, саф һавадан һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәтләнеп, сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрделәр.
Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм авылыбыз язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар нәтиҗәсендә без уртак йортыбызны чистарак һәм уңайлырак итәбез.