26 ноябрь көнне район мәдәният йортында Аналар көненә карата чарада Олы Кибәче авыл җирлегеннән дә кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм хезмәт итүче егетләрнең аналары һәм хатыннары катнашты.
Кече Кибәче авыл клубында Әниләр көненә багышланган чара оештырылды. Чарада катнашучы әниләрне авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин тәбрикләде.
27 нче ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә Әниләр көненә багышланган«Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән концерт оештырдылар.
25 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында Әниләр көненә багышланган концерт оештырдылар.
25 ноябрь көнне шушы уңайдан Олы Нырты балалар бакчасында “Әнием, кадерлем!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Бакчада тәрбияләнүче балалар үзләренең матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен әниләренә бүләк иттеләр.
Бүген Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Кубогы тәмамланды. Спортчыларыбыз активында көмеш һәм бронза медальләре. Финал матчында киеренке ярышта Динара Исмәйлова Казаннан 3-4 исәбе белән Дария Шадринага оттырды. Ә 3 урын өчен матчта Камилла Шиһапова Казан вәкиле Анастасия Абрамовадан көчлерәк булып чыкты 3-2. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
27 ноябрьдә САБА-АРЕНАда бадминтон буенча Әниләр көненә багышланган якшәмбе турниры узды.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары
А Төркеме
1 урын Мансурова Регина
2 урын Баһманова Камилла
3 урын Шакиров Самат
В Төркеме
1 урын Сабиров Илназ
2 урын Кәлимуллин Данияр
3 урын Зиннәтуллина Әминә
С Төркеме
1 урын Габдрахманов Азамат
2 урын Нуруллин Алим
3 урын Рәхмәтуллин Ямин
А+ Төркеме
1 урын Волков Дмитрий
2 урын Шиһабиев Ильяс
3 урын Равилин Адель
Киләсе турнир 4 декабрь якшәмбе! Барлык теләүчеләрне көтәбез!!!
Әниләр көне-матур бәйрәм, ул аларга мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Олы Шыңар авыл китапханәсендә әнигә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әни өчен иң кыйммәтле бүләк-бала җанының бер өлешен салган кул эше. Эш барышында балалар " әнигә чәчәк»дигән кәгазь эшләнмә ясарга өйрәнделәр. Алар фантазия һәм уйдырма күрсәтә алдылар, хисләрен белдерделәр һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатландылар.