ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Очнарат авыл клубында" Әниләр көненә"багышланган район мәдәният йорты артистларының бәйрәм ретро концерты булды.
Зал кунаклар белән тулы иде. Филиал мөдире Абдуллина Фидания Тахир кызы һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы тамашачыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Артистлар залда яхшы теләк һәм яхшы кәеф атмосферасын булдыруга ирештеләр.
Район артистлары башкаруында эниләр турында җырлар яңгырады. Бер-бер артлы сәхнәгә талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, болар барысы да яраткан әниләргә багышланды. Тамашачылар чыгышларны сокланып күзәттеләр һәм шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар басылмады кичә азагында тамашачылар аягурэ басып узешчэннэребезне алкышларга күмделэр.Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезнең кадерле әниләр!

Районыбызда  «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25 ноябрьдә Сулэ авыл клубында Сэрдэ авыл клубы узешчэннэре эзерлэгэн "Эниемнен серле кузлере"дип аталган концерт программасы узды.Программаны алып баручы барлык тамашачыны  сәламләудэн башлады, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйтте. Программа төрле номерлар белән баетылган иде, үзешчәннәр башкаруында дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Алар залда яхшы теләк һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Чара ахырында тамашачылар артистларга матур программа, җылы каршы алулары һәм бүләк ителгән яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Балкыш"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның өйләренә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең тәрбияләнүчеләрен бәйрәм белән котладылар һәм волонтерлар белән берлектә “Әниләр көне белән” котлау открыткалары тапшырдылар

27 ноябрьдә Өч Нарат авыл клубында "Әниләр көненә"багышланган бәйрәм ретро концерты булды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 28 ноябрьдә 10 сәгатькә кадәр 2022 елның 29 ноябрендә

төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2022 елның 25 ноябреннән алып 05 декабрьгә кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар  шигырьләр сөйләделәр,  әниләре һәм әбиләре турында җырладылар,  матур биюләр биеделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Әниләр көне - барлык әниләр хөрмәтенә халыкара бәйрәм. Безнең илдә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Бу көн хөрмәтенә безнең балалар йортында күңелле һәм гадәти булмаган бәйрәм, «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән КВН үткәрелде. Анда безнең балалар йорты хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

27 ноябрь көнне Кече Кибәче авылында чишмә ачу тантанасы булды. Чишмә шушы авылда туып-үскән Гарипов Марат Гарафетдинович җитәкчелегендә, авыл халкы көче белән торгызылды. Чишмә ачу тантанасында Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашты. Чишмәгә Марат Гарафетдин улының әтисе хөрмәтенә "Гәрәфетдин" исеме бирелде.  

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International