26 нчы ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әнилэр көне» бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Шәмәрдән авылында подрядчы оешма "Ремонтстройсервис" ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасының янгынга каршы аерым постындагы янгын депосы бинасына капиталь ремонт эшләре бара.
Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) ярдәм итү, шулай ук эшкуарлык җәмәгатьчелеген экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү максатында 2022 елның 29 ноябрендә «MyExport» конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү планлаштырыла.
ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ
1, 2 төркем югары лига «А» хатын-кызлар командасы
2022 елның 15-18 декабрендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты узачак.
Катнашучылар
1, 2 төркем югары лига «А» хатын-кызлар командасы
Уздыру урыны - МБУ «САБА-АРЕНА» (Россия, Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы штп, М.Җәлил ур., 3 йорт).
Килү көне - 2022 елның 15 декабре.
Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрхәд Усман улы, МК, 1 категория (Байлар Сабасы), тел.: 8 (917)255-86-51, ярышларның баш секретаре Котдусова Диләрә Фәнис кызы 2 категория (Байлар Сабасы) тел.: 8(843)622-24-14.
Урнаштыру һәм туклану мәсьәләләре буенча элемтә – Ахметшина Лилия Кэбир кызы, Закирова Гөлнара Муллагаян кызы, тел.: 8(843)622-24-14.
Яшәү турында мәгълүмат
"Колос" кунакханәсе 88436225383, 650 сум һәм аннан да күбрәк.
Нур (Алимас) 89393650896, 650 сум һәм аннан да күбрәк.
Көллият (Раил) 89600382600, 500 сум.
Урман әкияте (Рифкать) 89274309091, 800 сум һәм аннан да күбрәк.
Туклану:
Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен заказ бирергә һәм тукланырга факт буенча урында. 16-18.12 МБУ «САБА-АРЕНА " кафесы эшләячәк.
Ничек барып җитәргә
Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00Ю, шофер 89625442563
Катнашу өчен гаризаларны алдан электрон адреска җибәрергә була: saba_arena@mail.ru
Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2022 елның 28 ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
«Саба үзәк район хастаханәсе»ДАССУ Шәмәрдән участок хастаханәсе Сәламәтлек саклау стационар объектын капиталь ремонтлау
"Саба урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесе административ бинасына капиталь ремонт ясау объектын тепловизор белән тикшерү
28 ноябрь көнне Ш. Биктимеров исемендәге 10 нчы Республика балалар театр сәнгате конкурсы финалистлары Мингәр авыл китапханәсе каршында эшләп килүче Ш. Биктимеров музеенда булып киттеләр. Күрше районнардан килгән кунаклар олуг шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.