“Буяу сәнгате”

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Агач - иң уңайлы, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Агачтан нәрсә генә ясамаганнар: балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар дисеңме, агач савыт-саба, чүмечләр… Агачтан эшләнгән һәр әйберне, нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәр. Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә.Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International