27 ноябрьдә Өч Нарат авыл клубында "Әниләр көненә"багышланган ретро концерты бәйрәме булды.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә Өч Нарат авыл клубында район мәдәният йорты артистлары "Әниләр көненә"багышланган  ретро концертын үткәрде.Зал кунаклар белән тулы иде.Филиал мөдире һәм җирлек башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы җыелганнарны сәламләделәр,залда утыручы әниләргә һәм әбиләргә җылы сүзләр әйттеләр.Район артистлары башкаруында җырлар яңгырады.Концертта катнашучылар җырлар җырладылар,биеделәр,болар барысы да яраткан әниләргә багышланды.Тамашачылар чыгышларны сокланып күзәттеләр һәм шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International