Шоу - проект " Жырлыйк эле"

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә Язлы Арташ авыл клубында Ике Басу Арташ мәдәният йорты, Олы Арташ мәдәният йорты һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә "Җырлыйк эле" шоу - проектын оештырдылар һәм уздырдылар. Проектта 3 конкурсант катнашты. Чара бер сулышта узды, катнашучылар көйләрне фаразлады , җырлады, биеде. Шоу-проект концерт номерлары, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Катнашучыларны, әлбәттә, тамашачылар бәяләде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International