ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 26 ноябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Шекше һәм Алан Елга авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм,Әниләр көне билгеләп үтелә.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Ана күңеле диңгез” дигән исем астында әдәби – тематик кичә уздырдылар.Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Чара аналарның бәхетле,гыйбрәтле,авыр,катлаулы язмышларын чагылдырган әсәрләргә нигезләнеп алып барылды..Авылыбызның үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылары башкаруында әниләргә багышланган  җырлар,шигырьләр яңгырады. Мишәбаш авыл клубы мөдире Нәҗипов Булат музыкаль бизәлеш белән ярдәм итте.Әниләребез мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан котлаулар кабул иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26 ноябрьдә Саба-Аренада бадминтон буенча парлы разрядта Саба районы беренчелеге узды.
Турнирда җиңүчеләр:
_17 яшькэ кадэр_
Габделманов Данияр - Сафин Әгъләм
Гобәйдуллина Алина-Сәйфуллина Диләрә
_15 яшькэ кадэжр_
Кәримов Зиннур - Сафиуллин Рөстәм
Шакирова Динә - Сафина Элина
_13 яшькэ кадэр_
Кәлимуллин Данир - Сабиров Илназ
Зиннәтуллина Әминә-Гарипова Мәрьям
_11 яшькэ кадэр_
Габдрахманов Азамат-Нуруллин Алим
Сәгъдиева Светлана - Фазлыәхмәтова Алина
Турнирның барлык җиңүчеләрен һәм аларның тренерларын котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДАН кергән:

                                                           Консультация-кисәтү

                               метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

                     26 ноябрьдә 13 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр. 2022 елның 27 ноябре 

Көннең икенче яртысында һәм кичендә 26 ноябрьдә, төнлә һәм иртән 2022 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән томан көтелә.

Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Очрашуда Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарәсенең җитәкче ярдәмчесе Якупова Фәридә Шәүкәт кызы һәм эксперт-белгеч Хазиева Ризәлә Зәкимулла кызы катнаштылар . Аларның чыгышларының темалары: 1.Гражданнарны пенсия белән тәэмин итү тәртипләре. 2. Пенсия билгеләүдә үзгәрешләр.   Әңгәмә барышында тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы  җаваплар таптылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Татарстан Росреестры гыйнвардан ноябрьгә кадәр 56 мең капиталь төзелеш объектын һәм 38,5 мең җир кишәрлеген кадастр исәбенә куйды. Шул ук вакытта күчемсез милекне кадастр учетына куюда туктатулар саны узган ел белән чагыштырганда 2,4 тапкырга кимегән.

хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДАН кергән:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

03 сәгать белән. 30 мин. 10 сәгатькә кадәр. 2022 елның 26 ноябре


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын капиталь ремонтлау

Тэги: окс

"Саба урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесе административ бинасында ремонт эшләре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International