24 ноябрьдә тәрбияче Идиятова и.И. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Төп максат-тәрбияләнүчеләрдә анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм уңайлы, өй мөхите булдыру.
Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу көнне балаларга наз һәм мәхәббәт бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Менә без дә «Шәфкатьлелек" корпусында тәрбияләнүчеләр белән әниләребезне сөендерергә, үз кулларыбыз белән открыткалар әзерләргә булдык.
Үз эшләрендә балалар бөтен яратуларын һәм кайгыртуларын биреп, әниләренә карата игътибарлы булдылар.