Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Ана күңеле диңгез” дигән исем астында әдәби – тематик кичә уздырдылар.

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм,Әниләр көне билгеләп үтелә.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Ана күңеле диңгез” дигән исем астында әдәби – тематик кичә уздырдылар.Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Чара аналарның бәхетле,гыйбрәтле,авыр,катлаулы язмышларын чагылдырган әсәрләргә нигезләнеп алып барылды..Авылыбызның үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылары башкаруында әниләргә багышланган  җырлар,шигырьләр яңгырады. Мишәбаш авыл клубы мөдире Нәҗипов Булат музыкаль бизәлеш белән ярдәм итте.Әниләребез мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International