Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Рәсми символ-йорт түбәсе астындагы йөрәкне хәтерләткән кызыл элементлы яшел түгәрәк. Сурәт бәйрәм фәлсәфәсен чагылдыра: мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөргән гаилә җәмгыятьнең үзәге булып тора, теләсә кайсы статустагы һәм яшьтәге кешегә ярдәм итәргә сәләтле. Төп максат - җәмгыятьнең база ячейкасы буларак гаиләнең әһәмиятен искә төшерү һәм аны яклауда дәүләт сәясәте кирәклеген ассызыклау. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу авыл мәдәният йортында балалар катнашында концерт булды. Бәйрәм-концерт искиткеч булды. Балалар аларны бик яхшы башкардылар. Алар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр.