«Оҗмах әниләрнең аяк астында»

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

27 нче ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә Әниләр көненә багышланган

«Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән концерт оештырдылар.

    Әниләр көне-ул җылы, йөрәкле бәйрәм. Әниләренә күпме генә яхшы сүзләр әйтмәсен, алар беркайчан да артык булмас.

Барлык концерт номерлары да мәхәббәт һәм Наз хисе белән башкарылды. Сәхнәдә яңа талантларны, яңа алып баручыларны, яңа башкаручыларны күрү бик куанычлы булды. Әниләр адресына җылы сүзләр һәм изге теләкләр, дулкынландыргыч шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Яшь артистлар дәртле биюләр башкардылар.

    Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады. Чара бик күңелле узды. Матур кәеф, уңай эмоцияләр һәм уңай заряд белән тамашачылар залдан китте. Бу бәйрәм һәр тамашачының күңелендә бүгенге көн турында җылы хатирәләр калдырды. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды. Бәйрәм белән, кадерле Әниләр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International