25 ноябрь көнне шушы уңайдан Олы Нырты балалар бакчасында “Әнием, кадерлем!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Бакчада тәрбияләнүче балалар үзләренең матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен әниләренә бүләк иттеләр. Тәрбияче апалар да бәйрәмдә актив катнашып, бала тәрбияләүдә мөһим булган сорауларны яктыртып, кыска гына скетч башкардылар. Бәйрәм ахрында балалар эниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.