ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

Кичә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» базасында узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 март – язның беренче бәйрәме ул,  һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир-атлар өчен хатын-кызны зурлау, хөрмәтләү, игътибарлылык көне булса, хатын-кызлар өчен якыннарыңның игътибарын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз  булса да онытылып тору, чәчәчкләргә күмелү көне.Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр.  Үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.  Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы,  чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манежны) реконструкцияләү

Тэги: окс

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бисквит торты ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган тортны ничек бизәргә икәнен өйрәнделәр.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.  Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ

"Байлар Сабасы бистәсендә биологик чистарту корылмасы" объекты буенча киңәшмә

Тэги: окс

Олы Кибәче урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен "Әлифба бәйрәме" булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9 март көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында "Ак калфак" клуб оешмасы әгъзалары белән берлектә «Әни - иң, иңе... » дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чара бәйрәм атмосферасында күңелле һәм җанлы узды. Әниләр һәм әбиләр башкаруында  җырлар, күңелле такмаклар һәм әни турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Бәйрәм уеннар һәм викториналар белән  аралашып барылды. Ә бәйрәм ахырында барысы бергә әниләр турында яраткан җырларын башкардылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International