Дөнья ямьле сезнең белән

2023 елның 10 марты, җомга

8 март – язның беренче бәйрәме ул,  һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир-атлар өчен хатын-кызны зурлау, хөрмәтләү, игътибарлылык көне булса, хатын-кызлар өчен якыннарыңның игътибарын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз  булса да онытылып тору, чәчәчкләргә күмелү көне.Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр.  Үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.  Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International