8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән төп мәктәбендә тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. Алар каршында Мичән төп мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Митингта катнашучыларны төп мәктәп директоры Шайхлисламов Булат Фәнит улы һәм районнан килгән вәкил – Саба районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Загидуллин Марат Микәиль улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.