ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

8 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре кызлар өчен «Мин һәм минем толымым» конкурсы үткәрәләр. Конкурс «Визит карточкасы» белән башланды. Артистлык белән кызлар үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Аннары кызлар озын чәчләрендә гадәти булмаган прическа ясау өстендә эшләделэр, интеллектуаль конкурста ярыштылар, кул эшләре күрсәттеләр. Конкурсантлар чәчләрен карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре кулланган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулык бәйләргә, бәйләү ысулының ничек аталуы турында сөйләргә туры килде. Чарада катнашучыларның барысын да зирәклеге, тапкырлыгы, күпкырлы талантлары, осталыгы һәм, әлбәттә, озын матур чәчләре белән сөендерделәр. Конкурс бер сулышта узды. Һәр этаптан соң жюри үз бәяләрен бирде. Кызларга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Котлыйбыз, сез әни булдыгыз! Бу бер яктан зур шатлык, икенче яктан зур җаваплылык. Яңа туган баланы ничек дөрес карарга икәнен сөйлибез. Файдалы киңәшләр белән республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре уртаклашты.

Тэги: хастаханә

Арташ авыл җирлеге хоккей командасы Иске Икшермә авыл җирлеге турнирында катнашты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Уен-конкурс программасы "Ягез әле, киленнәр!"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Кичә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» базасында узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 март – язның беренче бәйрәме ул,  һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир-атлар өчен хатын-кызны зурлау, хөрмәтләү, игътибарлылык көне булса, хатын-кызлар өчен якыннарыңның игътибарын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз  булса да онытылып тору, чәчәчкләргә күмелү көне.Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр.  Үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде.  Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы,  чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манежны) реконструкцияләү

Тэги: окс

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бисквит торты ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган тортны ничек бизәргә икәнен өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International