Мин һәм минем толымым

2023 елның 10 марты, җомга

8 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре кызлар өчен «Мин һәм минем толымым» конкурсы үткәрәләр. Конкурс «Визит карточкасы» белән башланды. Артистлык белән кызлар үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Аннары кызлар озын чәчләрендә гадәти булмаган прическа ясау өстендә эшләделэр, интеллектуаль конкурста ярыштылар, кул эшләре күрсәттеләр. Конкурсантлар чәчләрен карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре кулланган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулык бәйләргә, бәйләү ысулының ничек аталуы турында сөйләргә туры килде. Чарада катнашучыларның барысын да зирәклеге, тапкырлыгы, күпкырлы талантлары, осталыгы һәм, әлбәттә, озын матур чәчләре белән сөендерделәр. Конкурс бер сулышта узды. Һәр этаптан соң жюри үз бәяләрен бирде. Кызларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International