Министр Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты

2023 елның 10 марты, җомга

Кичә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» базасында узды. Слетта катнашучыларны сәламләп, Равил Кузюров 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Ул кыскача «Экология» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга, урман тармагын цифрлаштыруга тукталды. "Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы тармак учреждениеләре арасында лидерлар исемлегендә лаеклы, – дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкчесе-урманчысы Васил Гыйззәтуллин котлады.

Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырылды. Учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләре мактау грамоталары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International