Йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.

2023 елның 10 марты, җомга

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.  Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International