22 март көнне Сабаның 5нче номерлы "Бэлэкэч" балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Музыкаль җитәкче» компетенцияләре буенча үткәрелде.
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә агач эшләнмәләр рәсеме ясау буенча мастер-класс узды. Барлык балалар да диярлек рәсем ясарга ярата, ә бу ысул белән теләсә нинди предметны бизәргә мөмкин икән, димәк, рәсем сәнгате буенча мастер-класс универсаль күңел ачуга әверелә. Бу көндәлек ял һәм бәйрәм чаралары өчен идеаль, төрле яшьтәге балаларга һәм төрле урыннарга туры килә.
2023 елның 19 мартында Мамалай авылында яшәүче Мараков Мәхмүт Мөбәрәкҗан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Сатыш авыл җирлеге башлыгы ШФ.Ф. Шафигуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнутдинова, «Шытсу" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе А.А.Билалов котладылар. Мәхмүт абыйга бәхетле картлык телибез.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре мавыктыргыч мастер-класс әзерләделәр. Балаларның яраткан әниләре өчен төрле материаллардан якты тартмалар ясадылар.
Елыш авылында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча бер фатирлы шәхси торак йорт төзелә башлады
Шәмәрдәндә чистарту корылмасы һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә
2021 елның 21 мартында 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабы дәвам итте.
22нче март көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Ә чараның икенче өлешендә табигатьне саклап калуга багышланган пазл җыйдылар һәм “Табигать уртак йортыбыз” рәсемен буядылар. Чара ахырында “Свирелька” һәм “Салават күпере” журналларына күзәтү ясалды.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Теләче районы Шәдке урта мәктәбендә уздырылган "Экология безнең тирә-юньдә" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Катнашучылар барысы да призлы урыннар яуладылар һәм дипломнарга ия булдылыр.
21 март конне күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бэйрэм, көн белән төн тигезләнгән тәүлеккә туры килә. Шушы уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.
Бу мавыктыргыч чарада интернатта яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда да бу спорт чарасы яхшы күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр калдырды.