“Табигатьне саклыйк” танып-белү сәгате

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

22нче март көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Ә чараның икенче өлешендә табигатьне саклап калуга багышланган пазл җыйдылар һәм  “Табигать уртак йортыбыз” рәсемен буядылар. Чара ахырында “Свирелька” һәм “Салават күпере” журналларына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International