2021 елның 21 мартында 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабы дәвам итте.
22нче март көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Ә чараның икенче өлешендә табигатьне саклап калуга багышланган пазл җыйдылар һәм “Табигать уртак йортыбыз” рәсемен буядылар. Чара ахырында “Свирелька” һәм “Салават күпере” журналларына күзәтү ясалды.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Теләче районы Шәдке урта мәктәбендә уздырылган "Экология безнең тирә-юньдә" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Катнашучылар барысы да призлы урыннар яуладылар һәм дипломнарга ия булдылыр.
21 март конне күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бэйрэм, көн белән төн тигезләнгән тәүлеккә туры килә. Шушы уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.
Бу мавыктыргыч чарада интернатта яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда да бу спорт чарасы яхшы күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Төбәк авылында "Саба күптармаклы җитешетерү предприятиесе" эшчеләре су торбасын төзекләндерделәр.
20 мартта Шәмәрдән авылының хезмәт коллективлары арасында волейбол буенча хатын-кызлар турниры тәмамланды.
Бүген Төбәк авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
20 мартта хезмәт коллективларының, авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары һәм ИП командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. 2023 ел сезоны Байлар Сабасы зонасы.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә «Тархан » тарихи-мәдәни конкурсы узды.
Бу зур конкурста “Шәмәрдән лицее “Үсеш” 10 Б сыйныфы укучысы Нурмиева Илвина да катнашты. Илвина “Тархан “ конкурсының призеры булды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 22 март 10 сәгатькә кадәр. 2023 елның 23 марты
2023 елның 22 марты кичендә, 23 марты төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.