ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

"ЭКВЕСТ" - экология дөньясына зур сәяхәт, ул конкурста катнашучыларның һәркайсы узачак.

Шәһәр тибындагы Байлар Сабасында  2023 ел сезонында авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Тимершык авыл җирлеге командасы 1 урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

21 мартта ел саен Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручылар көне билгеләп үтелә. Бу синдромлы кешеләр турында җәмгыять күбрәк белсен, аларга карата игелекле, түземлерәк, булсын өчен эшләнә. Мондый үзенчәлекле кешеләр безнең дөньяны башкача күрәләр. «Кояшлы» дип аталган балалар башкаларга караганда мәрхәмәтлерәк, ышанучан булалар. Бу көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Кояшлы балалар өчен «Без зур кояшның кечкенә нурлары» дигән чара уздырдылар.

26нчы март көнне Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Ярминкә иртәнге 8:00да, бәйрәм 9:00 сәгатьтә башлана. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр җитештергән товарлар тәкъдим ителә. Уеннар исә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк, һәркем учакта пешкән карга боткасыннан һәм пылаудан авыз итә алачак.

21 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

“Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!” фестиваль конкурсы кысаларында Сатыш мәдәният йортында Саба аграр көллият, Саба урта мәктәбе, Саба районы банклары, Саба районы МЧС хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19 март көнне Миңгәр авыл клубында  китапханәче белән берлектә язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  оештырылды. Иң беренче чиратту бу бәйрәм яз килүен, җирнең уянуын, бай уңышка өмет уятуын белдерүче бәйрәм. Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадыларґ: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан, кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кешедә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    Соңгы көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан урта мәктәпнең спорт залы волейбол уйнарга яратучы хатын-кызларны һәм аларга көч бирүче җанатарларны үзенә җыйды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Тормышыбызга яңа агым килеп керде, ул -үз кулың белән бизәп киемне ,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту . 21 март көнне Саба район китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Чара да  рәсем сәнгатенә тартылучы Саба гимназиясенең  11 а сыйныфы катнашты . Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International