Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар дәрә җыю йоласында катнаштылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, бәйрәм табынындагы сый-нигъмәтләрдән,тәмле "Нәүрүз боткасы"ннан авыз иттеләр. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.