21 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме " үткәрелде. Бу бәйрәмгә "Яз бәйрәме-Нәүрүз" дип исемләнгән театральләшкән тамаша әзерләнгән иде. Бәйрәмгә бәйрәм хуҗалары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай чакырылган иде.Кыш бабай үз хакимиятен тапшырырга теләмәде. Нәүрүзбикә үз хокукларына керсен өчен Кыш бабай белән Нәүрүзбикә үзара көч сынашты. Кыш Бабай Нәүрүзбикәгә җиңелде. Катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак һәм пылау белән сыйладылар. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын. Чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларга күтәренке кәеф булдырды.