2021 елның 21 мартында 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабы дәвам итте. Саба районының төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын «Пешекче эше» һәм «Кондитер эше» компетенцияләрендә күрсәттеләр. Яшь осталар десертлар бизәделәр, салатлар, бутербродлар, коктейльләр ясадылар һәм үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары булып Закирова Э.и., кондитер, үз эшенең остасы һәм аш-су эше буенча белгеч Ибатуллина М.Н чыгыш ясады. Алар балаларның эшләренә сокланып, конкурсантларның югары әзерлеген билгеләп үттеләр. Әлеге компетенцияләрне үткәрүдә партнер булып халыкның үсеш һәм инициативаларын гамәлгә ашыру АНО Хаят (тормыш), ата-аналар һәм балаларның уртак үсеш “Тәти” клубы тора. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.