ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Практика күрсәткәнчә, күпчелек сатып алучылар товар сатып алганнан соң чеклардан арыналар яки югалталар. Әмма тиздән товарның ниндидер параметрлар буенча туры килмәве яки аның кимчелекләре булуы аңлашыла.

22 мартта МББУ «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Игелек ярминкәсе» узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2023 елның 24 марты – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

22.03.2023 елдан 17.04.2023 елга кадәр Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча халык сорауларына җавап бирәчәк.

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.

22 мартта «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренә  экскурсиягә бардылар.Алар анда  «тере үрмәкүч-гигантлар»күргәзмәсендә булдылар.Балалар бик шатландылар!Алар үрмәкүчләрнең төрле төрләре белән таныштылар. Күргәзмәдән соң, безнең  балалар «игелекле ашханә»гә бардылар,анда алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгэн иде.Төшке аштан соң экскурсия программасы Кремльдә дәвам итте. Музей экскурсоводлары балаларга безнең төбәк тарихы,халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,Бу сәяхәт безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак калачак!

Тэги: ОСЗ Тургай

Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү

Тэги: окс

2023 елның 24 мартында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханович Миңнеханов истәлегенә ачык ишекләр көне оештырылачак. Килүчеләргә легендар урманчы һәм аның казанышлары турында биографик хикәя биреләчәк. Теләге булган һәркем Урман хуҗалыгы тарихына багышланган уникаль музейга килә ала. Экспонатлар арасында уникаль фотолар, кораллар, шулай ук урман тормышын һәм анда яшәүчеләрне сурәтләгән экспозиция бар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Икшермә хатын-кызлар волейбол командасы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

22 март көнне Сабаның 5нче номерлы "Бэлэкэч"  балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Музыкаль җитәкче» компетенцияләре буенча үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә агач эшләнмәләр рәсеме ясау буенча мастер-класс узды. Барлык балалар да диярлек рәсем ясарга ярата, ә бу ысул белән теләсә нинди предметны бизәргә мөмкин икән, димәк, рәсем сәнгате буенча мастер-класс универсаль күңел ачуга әверелә. Бу көндәлек ял һәм бәйрәм чаралары өчен идеаль, төрле яшьтәге балаларга һәм төрле урыннарга туры килә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International