«Язгы каникуллар» ОПЧ
19 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Бистәдә яшәүчеләр өчен «Хуш киләсең Нәүрүз» дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.
21 мартта дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Илебезнең яшел күлмәге" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үткәрде
19 мартта Олы Шыңар авыл җирлегендә, Кече Шыңар мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда авыл халкы матур концерт номерлары карады, кайнар коймак, самавырдан чәй һәм, әлбәттә, тәмле кайнар ботка белән сыйлана алды. Нәүрүзбикәне каршы алдык, җырладык һәм биедек, бәйрәмгә килгән кунакларның күңелләрен күтәрдек. Балалар һәм өлкәннәр уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә ямьле һәм күңелле булды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.
Череповец шәһәрендә ХІ бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары тәмамланды. Ярышларда 49 төбәктән 680 атлет катнашты. Татарстан Республикасы данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарыннан 17 спортчы яклады. Уеннарда иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп Татарстан командасы 1 урын, ә балалар китапханәсе хезмәткәре Шакирҗанова Илсөяр үзенең гаиләсе белән турнирда 2 урынны алдылар.
Җәмәгать туклануы хезмәтләренә ихтыяҗ арту белән, аларны күрсәтү сыйфаты кайбер очракларда гражданнар тарафыннан дәгъвалар тудыра.
23 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галимҗанов Камил Әгъләмҗан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да, биюче дә, спортсмен-тренер да булган кеше. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән. 2022 елда балалар һәм яшьүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Хисамов Рифат Револь улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубларының актив әгъзалары, хезмәттәш дуслары да килгән иде. Барысы да Камиль абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният йорты хореографы Айсылу Зарипова һәм юбилярыбыз вальс биюе башкардылар, Саба сәнгать мәктәбендә укучы балалар да матур бию белән чыгыш ясадылар. Дус-туганнардан, оныклардан видео-котлаулар, матур җырлар яңгырады. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
06дан 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 24 марты
2023 елның 24 мартында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Россиянең 12 төбәгеннән 80гә якын спортчы, шулай ук Беларусь Республикасы җыелма командасы 6 дисциплинада медальләр уйнатты.
Аферистлар финанс компаниясе исеменнән генә түгел, ә прокуратура, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалардан да шалтырата ала.