23 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галимҗанов Камил Әгъләмҗан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да, биюче дә, спортсмен-тренер да булган кеше. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән. 2022 елда балалар һәм яшьүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Хисамов Рифат Револь улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубларының актив әгъзалары, хезмәттәш дуслары да килгән иде. Барысы да Камиль абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният йорты хореографы Айсылу Зарипова һәм юбилярыбыз вальс биюе башкардылар, Саба сәнгать мәктәбендә укучы балалар да матур бию белән чыгыш ясадылар. Дус-туганнардан, оныклардан видео-котлаулар, матур җырлар яңгырады. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.