«Нәүрүз» бәйрәме

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Бистәдә яшәүчеләр өчен «Хуш киләсең Нәүрүз» дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.  Нәүрүз-язның килү бәйрәме, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр белән әйләндереп алынган. Бу көн табигатьне яңарту дигән сүз. Әлеге чара бик җанлы, музыкаль, Кояшлы һәм тәмле үтте.Бәйрәмгә килгән кунаклар тәмле коймак, ботка һәм кайнар чәй белән сыйландылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International