Олы Шыңар авыл җирлегендә  Нәүрүз бәйрәме

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Олы Шыңар авыл җирлегендә, Кече Шыңар мәдәният йортында  Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда авыл халкы матур концерт номерлары карады, кайнар коймак, самавырдан чәй һәм, әлбәттә, тәмле кайнар ботка  белән сыйлана алды. Нәүрүзбикәне каршы алдык, җырладык һәм биедек, бәйрәмгә килгән  кунакларның  күңелләрен күтәрдек. Балалар һәм өлкәннәр  уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә ямьле һәм күңелле  булды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International