22 мартта «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар.Алар анда «тере үрмәкүч-гигантлар»күргәзмәсендә булдылар.Балалар бик шатландылар!Алар үрмәкүчләрнең төрле төрләре белән таныштылар. Күргәзмәдән соң, безнең балалар «игелекле ашханә»гә бардылар,анда алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгэн иде.Төшке аштан соң экскурсия программасы Кремльдә дәвам итте. Музей экскурсоводлары балаларга безнең төбәк тарихы,халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,Бу сәяхәт безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак калачак!