16 нчы август кичендә Олы Арташ авыл клубы мәйданы "Татарстанда җәй" кысасында үткән "Җәй җитте Җәмилә" чарасы белән гөр килеп торды. Чараны үткәрүдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире үз өлешен кертте.
Кичә гармун моңы астында җырлар белән башланып, самоварда кайнаган чәй эчеп дәвам итте һәм билгеле инде, дискәтүк белән тәмамланды.
Кичә халыкка бик хуш килде. Биеп арганнан соң, өйләренә яхшы кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
Район аграрийларының хәзер иң эссе чоры. Һәр минут исәптә, алар иртәдән алып төн уртасына кадәр эшлиләр. Өлгергән бодайның татлы исе, комбайн дөбердәве белән тулган кайнар көннәр һәм җылы төннәр, тау - тау алтын бөртеге-болар барысы да урып-җыю мохите баруын аңлата. 16 августта" Фирүзә "АГИТКОЛЛЕКТИВЫ,Ике басу Арташ мәдәният йортының, Сабабаш, Өчнарат авыл клублары белән берлектә" Нырты " АХП ҖЧҖ кырларына чыкты.". Басуларда эш кайный, игенчеләрнең һәр минуты кадерле, шуңа да карамастан, безне һәркайда теләп каршы алдылар. Кырларда комбайнчылар арасында булдык, механизаторларда тукталдык. Чыгыш барышында 80 Җиңү чагылыш тапты, комбайнчыларга "Урак - 2025" дип язылган вымпеллар бүләк итте
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
14 сәгатьтән. 17 августта 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 18 августы
Көннең икенче яртысында һәм 17 август кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге 15-17 м/с.
18 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
төнлә һәм көндез яшенле яңгыр;
- көндез көчле җил тизлеге 15-20 м/с, локаль яктан боз явуы ихтимал.
16 августта Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды. Бу бәйгегә тирә як авыллардан балык тотарга яратучы якташлар, ызандашлар, туганнар, балалар, өлкән яшьтәге җанатарлар җыелган иде. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А., башлап җибәрде һәм оештыручы Латыйпов Айрат, Тимершык авылы иганәчеләре ярышның тәртибе белән таныштырдылар.
16 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иләбәр авылы клубы хезмәткәре һәм китапханә мөдире белән берлектә «Кич утырыйк, күршеләр» дигән мавыктыргыч чара оештырдылар.
15нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының "Заманча мәгариф шартларында татар телен саклау һәм үстерү: укытучының роле һәм яңа алымнар" дип исемләнгән практик юнәлешле туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының август киңәшмәсе үткәрелде.
Мәктәбебез укучылары җәйге чорда төрле оешмаларда хезмәт куялар.
Бу җәйдә мәктәбебезнең 46 укучысы 11 оешмада эшлиләр
«Саба»ҖЧҖнең Явлаштау бригадасында 400 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше дәвам итә.
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты «Салават күпере»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында тематик рәсем конкурсы үткәрде.