“Озере Шаукат” прошли соревнования по рыбной ловле

2025 елның 16 августы, шимбә

16 августта Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды. Бу бәйгегә тирә як авыллардан балык тотарга яратучы якташлар, ызандашлар, туганнар, балалар, өлкән яшьтәге җанатарлар җыелган иде. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А.,  башлап җибәрде һәм оештыручы Латыйпов Айрат, Тимершык авылы иганәчеләре ярышның тәртибе белән таныштырдылар. Бәйрәм оешкан төстә, бик җанлы, җыр моңнар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә өстәл дә мулдан әзерләнгән, коймак һәм уханың тәме вакытлар узгач та, күңелле хатирәләрне искә төшереп торыр.

   Ярышта иң яшь балага, иң өлкән балыкчыга, хатын кыз балыкчыга, иң зур балык тотучыга, ерткыч балык тотучыга зур бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучы балыкчылар да бүләксз калмады. Бу “Шәүкәт күлендәге” балыкчылар  ярышы икенче ел  үткәрелде, тагын да дәвамлы булсын иде дигән теләкләр белән саубуллашты ызандашлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International