Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 8.05.2023 елгы 133 номерлы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына түбәндәге спорт разрядлары бирелде:
фехтование буенча "өченче спорт разряды" — Ганиева Нәфисә Фидәрис кызы һәм Фәтхуллина Ильвина Илсур кызы (тренер-укытучысы Ильясов Радик Мөдәрис улы);
өстәл теннисы буенча "икенче спорт разряды " — Хәбибуллина Динә Алмаз кызы (тренер-укытучысы Карамышев Михаил Махайлович).
Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз! Яңа үрләрдә уңышлар һәм илһам телибез!