16 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иләбәр авылы клубы хезмәткәре һәм китапханә мөдире белән берлектә «Кич утырыйк, күршеләр» дигән мавыктыргыч чара оештырдылар. Әлеге чарада катнашучылар, Мелиораторов урамы күршеләре, бергә җыелып кич утырдылар. Урамлап бүленгән күршеләр гармунга җырлар җырладылар, биеделәр, борынгы уеннар уйнадылар. Чара барышында өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, ә яшьләр әби-бабаларының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Чарада катнашучыларның барысын да чәй һәм коймак белән сыйландылар. Чара тату, җылы шартларда узды.