Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы

2025 елның 16 августы, шимбә

15нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының "Заманча мәгариф шартларында татар телен саклау һәм үстерү: укытучының роле һәм яңа алымнар" дип исемләнгән практик юнәлешле туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының август киңәшмәсе үткәрелде.
     Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. тарафыннан туган тел һәм әдәбият укытучыларының методик берләшмәсе эшенә тулы анализ ясалды. "2024-2025 нче уку елында Саба муниципаль районы Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе эшчәнлеге" темасына ассоциация җитәкчесе Сабирова Р.Ә. чыгышы тыңланды. Ул ассоциация тарафыннан уздырылган чараларның укытучылар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклады һәм алдагы уку елына эш планы белән таныштырды, әлеге чараларда актив катнашырга өндәде.
     Шулай ук, "ОНИКС" мәгариф үзәге  укытучысы Шәмсетдинова Л.Т.,  Эзмә урта мәктәбе укытучысы Хадиева Г.Ә., Шәмәрдән лицее "Үсеш" укытучысы Әүхәдиева А.В.,  Икшермә кадет мәктәп интернаты укытучысы Шәрифуллина К.Ф.,  Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Шакирова З.Р. осталык дәресләре һәм методик остаханәләр күрсәтте.

     Түгәрәк өстәлдә 2025-2026нчы уку елына туган тел укытучылары район методик берләшмәсенең эш планы расланды.
Киңәшмә бик эшлекле, яңалыкларга бай һәм бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International