Тәрбиянең башы – хезмәт. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала гына нык ихтыярлы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, авырлыклар алдында югалып калмыйча, башкаларның хезмәтен хөрмәт итә белә торган шәхес булып үсә.
Кечкенәдән эшләп үскән балалар мөстәкыйль һәм төпле, уйлап эш итүчән булулары белән аерылып тора. Мәктәбебез укучылары җәйге чорда төрле оешмаларда хезмәт куялар.
Бу җәйдә мәктәбебезнең 46 укучысы 11 оешмада эшлиләр. Алар үзләренә төрле хезмәт күнекмәләре үзләштерәләр һәм гаилә бюджетын тулыландылар.