ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 19 апрелендә мини-футбол буенча Казан шәһәре беренчелеге сезоны тәмамланды. Әлеге югары лига сентябрьдән апрельгә кадәр дәвам итте.  Тренер Фархат Хәлиулин җитәкчелегендәге"Яшьлек" командасы ярышларның бронза призеры булды. Команданы котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2023" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

19 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Шекше авыл китапханәсендә тәсбих һәм шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.  Укучылар өчен “Ислам нуры” исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Саба муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, патронланучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актларын, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең нәтиҗәләрен тикшерделәр. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.

       Бүген Балалар иҗат үзәге базасында “ЮниорПрофи” чемпионатының “Парикмахер” һәм “Мультипликатор”компетенцияләрендә  укучылар көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды Валиуллиным Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә, Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр. 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Көндезге эш төркеме социаль хезмәтләр алучылары Россиядә бердәнбер Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә тарихы музеенда булды. Ул 12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы училище турында бөтен мәгълүмат күрсәтелгән. Мәдрәсәне 1865 елда төзегәннәр, ул вакытта бу бөтен авылда бердәнбер кирпеч бина һәм ул заманда төбәктә иң зурлардан берсе булган. Хәзер бу бина - районның тарихи-мәдәни һәйкәле. Социаль хезмәтләр алучыларга кайчандыр эшләгән мәдрәсәнең миниатюра күчермәсе һәм Саба районы мәчетләре буйлап интерактив сәяхәт ошады. Алынган белемнәре һәм уңай хис-кичерешләре өчен яшьләр музей хезмәткәренә рәхмәт белдерде, һәм калдылар, экскурсиядән бик канәгать калдылар.

Чәчү кампаниясе 2023

Сатыш авылында рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда Сатыш авыл җирлеге халкы гына түгел, күрше авыл җирлекләре халкы да катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл  халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International