Бүген Балалар иҗат үзәге базасында “ЮниорПрофи” чемпионатының “Парикмахер” һәм “Мультипликатор”компетенцияләрендә укучылар көч сынашты.
“Парикмахер” компетенциясендә укучылар клиентларга төрле прическалар ясап, жюрига тәкъдим иттеләр. Ә яшь мультипликаторлар төрле темаларга мультфильмнар ясадылар.
Шулай ук “Чулпан” кафесы базасында “Ресторанный сервис” компетенциясендә укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар “8 март”, “Туган көн”, “Яңа ел” темаларына җиләк – җимешләрдән һәм төрле төсле салфеткалардан бик матур композитцияләр ясап өстәл сервировать иттеләр. Чара ахырында бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде.