«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән очрашу.

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бу язда безнең балалар йорты матур, уңайлы кош оялары белән тулыланды.

19 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды Валиуллиным Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә, Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр. Кош оялары төрле формада, төрле зурлыкта иде. Иң мөһиме, ояларда кошларга уңайлы булачак.

Моның өчен без аларга зур рәхмәт белдерәбез. Аларның катнашуы аркасында безнең тәрбияләнүчеләр канатлы дусларыбызны күзәтә, сыерчыкларның ничек яшәвен күрә алачак.Кошларның нәрсә ашавын, үз балалары турында ничек кайгыртуын беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International