Укучылар арасында “ЮниорПрофи” чемпионаты старт алды.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 78 ел вакыт узып бара. Безнең халкыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында үз батырлыкларын күрсәткән геройларын һичкайчан онытмас. Тиңдәшсез батырлыклар сәхифәсенә безнең якташларыбызның данлы исемнәре дә мәңгелеккә теркәлде.
Шулай ук бездә күпләргә аз билгеле булган, туган ил хакына олы батырлыклар эшләгән каһарманнар да бар. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән майор Галиев Нәҗип Гали улы Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда, аның күкрәген «Александр Невский», беренче һәм икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы»,» Кызыл Йолдыз» орденнары һәм 2 медаль бизәгән.
Нәҗип Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыклары турында укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре, 18 нче апрель көнне «Батырлык гасырлар буе яши» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
2023 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән "куркынычсызлык мәктәбе" дигән социаль технология буенча дәрес үткәрелде.
Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр алдында көнкүреш һәм тормыш кыенлыклары килеп чыга, алар белән һәрчак аңлашып булмый. Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт белми, ә еш кына оныталар көнкүрештә куркынычсызлык гади чаралар турында.
Нәкъ менә шушы төркем өчен «өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе»программасы эшләнгән.
Ул үз эченә хәзерге җәмгыять шартларында һәр кешенең яшәеше белән бәйле төп мәсьәләләрне ала.
Игътибар! 2023елның 20 апрелендә 10:00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) планлаштырыла.
Ветеринария белгечләренең тәҗрибә алулары
2023 елның 19 нчы апрель көнне ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, З. Юсупов урамы 12,12А, Мәктәп урамы 39б,41,43 йортларында су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!