18 апрель көнне Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасы базасында әлеге бәйгенең “Тәрбияче” компетенциясендә 6 укучы көч сынашты. Алар “Кем ул Тәрбияче?” дигән темага чыгыш ясадылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыль күрсәттеләр. Шөгыльләрнең темасы җирәбә ярдәмендә билгеләнде, конкурсантлар әвәләү, әйләнә тирә дөнья һәм физик культура шөгыльләрен тәкъдим иттеләр. Барлык чыгышлар үзенчәлекле, нык әзерлек белән үтте. Чара ахырында бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде.