"Саба PYX" ДАСУ
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова апрель аенда Раменск шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә +76 кг авырлык категориясендә 3 урынны яулады. Моңа кадәр ул 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны алган иде инде.
Бүген Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасы базасында әлеге бәйгенең “Тәрбияче” компетенциясендә 6 укучы көч сынашты
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Муниципаль этапка 16мәктәптән йөзгә якын эш кабул ителде.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат һәм өстәл теннисы уеннары буенча сайлап алу туры узды.
Су ремонтына бәйле рәвештә, городокта 20.04.2023 9:00 сәгатьтән төзекләндерү эшләре беткәнче үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
2023 елның 19 апрелендә мини-футбол буенча Казан шәһәре беренчелеге сезоны тәмамланды. Әлеге югары лига сентябрьдән апрельгә кадәр дәвам итте. Тренер Фархат Хәлиулин җитәкчелегендәге"Яшьлек" командасы ярышларның бронза призеры булды. Команданы котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
19 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2023" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.
19 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Шекше авыл китапханәсендә тәсбих һәм шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар өчен “Ислам нуры” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.