Саба районында "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем конкурсының муниципаль этабына эшләр кабул итү төгәлләнде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Муниципаль этапка 16мәктәптән йөзгә якын эш кабул ителде.

    Бәйгенең максаты: балалар һәм яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләре, никах һәм гаилә институты төшенчәләрен формалаштыру.

    Бурычлары: укучыларда гаилә кыйммәтләренә кызыксыну тәрбияләү; иҗади потенциалны үстерү, укучыларны тәрбияләүдә сынлы сәнгатьнең ролен арттыру; рәсем сәнгате өлкәсендә талантлы балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү.

   Җүңүчеләрнең эше республика этабына тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International