Муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат һәм өстәл теннисы уеннары буенча сайлап алу туры узды. Әлеге чарадан Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Әлбәттә, оешманың җиңүләр исемлегенә призлы урын да өстәлде, шахмат ярышында Лилия Якупова икенче урын яулады.